Татарстанда 539 млн сумга 8 ресурс үзәге яңартылды

2025 елның 19 декабре, җомга

2025 елда Татарстанда сигез ресурс үзәге төзекләндерелде. Эшләрнең бәясе тулаем алганда 539 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә республиканың Төзелеш министрлыгы.

Җиде объект республика программасына кертелгән иде. Бу - Әгерҗе, Казан, Зәй, Апас, Кукмара, Яшел Үзән һәм Бөгелмә көллиятләре. Моннан тыш, Сарман аграр колледжы бинасы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында яңартылды.

Барлык объектларда да инженерлык челтәрләре алыштырылды, түбә ябу һәм фасад эшләре башкарылды, җиһазлар һәм инвентарьлар алыштырылды. Моннан тыш, әйләнә-тирә территория дә төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International