ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә узды. Чарада катнашучылар мәгариф системасында стратегик проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шул исәптән:
- физик-математик белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә, балаларның математик сәләтләрен үстерүгә һәм республиканың югары уку йортларына математик һәм физик әзерлек дәрәҗәсендәге абитуриентлар агымын тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Физик-математик алга китеш» уңышлы проектын дәвам итү;
- 2026 елда химия һәм физика белән кызыксынуны арттыруга, инженерлык һөнәрләрен сайлаучы абитуриентлар санын арттыруга юнәлдерелгән «Физик-химик алга китеш» проектын эшләтеп җибәрүгә әзерлек;
- 2026 елда укытучыларны әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү;
- Татарстан мәктәпләренең “Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе” федераль проектында катнашуы.