2025/26 уку елының беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча "Россия - минем офыклар" профориентация курсыында бөтен илдән 6-11 нче сыйныфларда белем алучы 8,5 млн нан артык укучы үткән. Гуманитар проектлар фонды, "Киләчәккә билет" һөнәри юнәлешнең бердәм моделе федераль операторы, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә "Белем" Россия җәмгыяте белән партнерлыкта заманча форматлар аша яшьләрне җиңел сәнәгатьтә, суднолар төзелешендә, азык-төлек сәнәгатендә, космик һәм энергетика тармакларында кирәкле һөнәрләр белән таныштырдылар.
Беренче уку яртыеллыгы эчендә «Россия - минем офыклар» курсы кысаларында бөтен ил буенча мәктәпләрдә 16 дәрес узды: өч һөнәри юнәлешле, ике практик юнәлешле, шулай ук 11 тармак дәресе. Гуманитар проектлар фонды тарафыннан эшләнгән гамәли һәм һөнәри юнәлешле дәресләрдә укучылар Россия базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр белән тирәнтен таныштылар.