Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 13-21 декабрьдә гарәп теле буенча белем бирү стажировкасы узды. Анда гарәп теле буенча төбәкара олимпиадада җиңүчеләр, студентлар - “Заманча дөньяда гарәп телен укыту: традицияләр һәм инновацияләр” халыкара фәнни-гамәли форумының иң яхшы докладлары авторлары, шулай ук гарәп телен актив өйрәнүче мәктәп укучылары катнашты. Чара РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелде.
Стажировкада Кабарда-Балкар Республикасы, Краснодар крае, Мәскәү һәм Архангельск өлкәләре, Адыгея һәм Татарстан республикалары, Санкт-Петербург, Владимир, Новороссийск, Красноярск, Мәскәү вәкилләре катнашты.