Туры линия барышында 19 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин эшче кадрлар әзерләүгә багышланган сорауга җавап бирде.
«Без югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләү мәсьәләсе белән системалы шөгыльләнәбез. Эшче һөнәрләре абруйлы була бара ", - диде президент.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, планнарда - белем бирүнең сыйфатын күтәрү, уку процессын практикада синхронлаштыруны көчәйтү һәм кадрларны максатчан әзерләүне үстерү.
«Профессионалитет» федераль проекты урта һөнәри белем бирү системасында үзгәрешләр флагманы булды, аның кысаларында 506 кластер булдырылды. Балаларны конкрет эш бирүче предприятиеләрнең иң алдынгы уку һәм җитештерү базасында һөнәргә өйрәтәләр. Бу аларның эшкә урнашуын гарантияли.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 72% ы эшче һөнәрен дәрәҗәле дип саный. Алты ел эчендә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру дәрәҗәсе 58% тан 81% ка кадәр арткан.