Түбән Камада «Балачак навигациясе» («Навигация детства») республика форумы узды

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

19 декабрьдә Түбән Каманың 38 нче лицеенда «Балачак навигациясе» республика форумы узды.

Мәгариф оешмалары директорларының киңәшчеләре, тәҗрибәле белгечләр белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, җылы, дустанә атмосферада ял итәргә җыелдылар.

Форум илһам, һөнәри үсеш һәм тере диалог өчен мәйданчык булды. Чара кысаларында кунаклар, югары һөнәри осталык күрсәткән һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә рәхмәт белдерделәр.

"Балачак навигаторлары" проекты - ул масштаблы федераль программа.

Проект 2021 елда старт алды һәм "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектының максатлары һәм бурычларына туры килә. Ул талантларны үстерү, җаваплы һәм югары әхлаклы кешене тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән. Хәзер ул Россиянең күп төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да уңышлы гамәлгә ашырыла, үсеп килүче буынны тәрбияләүнең бердәм системасын формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International