Россия Президенты Владимир Путинның "туры линия" барышында әйткән тезислары- бүген мәгариф системасы икътисад белән тыгыз бәйләнештә эшләгән төбәкләрнең отуын, тагын бер кат раслый. Бу хакта “Татар-информ”га “Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” АКО генераль директоры, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
Татарстанда ТР Рәисе ярдәме белән барлык юнәлешләр буенча да эш алып барыла. Бу эшкә предприятиеләр, дәүләт структуралары, министрлыклар, ведомстволар, мәгариф оешмалары актив кертелгән.
Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү темасының мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстанның һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны укытуның 85 программасы эшләнгән.