19 декабрьдә Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләренең йомгаклау киңәшмәсе булды. Чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, министрның беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы һәм ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре катнашты.
Катнашучылар 2025 елда һөнәри белем бирү системасы эшенә йомгак ясадылар һәм 2026 елга бурычлар турында фикер алыштылар. «Профессионалитет» проекты нәтиҗәләре, матди-техник базаны модернизацияләү, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек, «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатларындагы уңышлар, шулай ук мәгарифне цифрлаштырудагы казанышлар каралды.
Киңәшмәнең төп темасы - һөнәри белем бирү сыйфаты, чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру һәм республика икътисадының өстенлекле тармакларын кадрлар белән тәэмин итү.