Республиканың 78 мәгариф оешмасында хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатына бәйсез бәя бирелде

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Быел Татарстанның 78 дәүләт мәгариф оешмаларында, шул исәптән 69 мәктәптә һәм 9 типовой булмаган мәгариф учреждениесендә хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерделәр. Бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча белгечләр уңай динамиканы билгеләп үттеләр.

Эш биш критерий буенча бәяләнә - хезмәт күрсәтүләрне оештыру турындагы мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы, инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгы, оешма хезмәткәрләренең ачык һәм игътибарлы булуы, хезмәтләр күрсәтү шартлары белән канәгать булу.

Тикшерү нәтиҗәләре белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми порталында һәм bus.gov.ru сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International