Татарстанда тугызынчы сыйныф укучыларының 57% ы көллиятләрдә һәм техникумнарда белем алуны сайлый. Бу хакта туры эфир вакытында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
"Урта һөнәри белем бирү системасы уңай динамика күрсәтә – тугызынчы сыйныф укучылары мәктәп урынына көллиятләр һәм техникумнарны сайлый. Тулаем алганда Россия буенча 63% тугызынчы сыйныф укучылары урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керә ", - диде ул.
Мөҗипов сүзләренчә, хәзер Россиядә көллият һәм техникумнарда 3,9 млн кеше укый, шул исәптән 87 меңе - Татарстанда.