Казанда киләсе елда Укытучы скверын һәм Мәгариф хезмәткәре йортын ачу планлаштырыла. Бу хакта туры эфир вакытында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
Агымдагы елның августында Казанда "Белем" мәгариф музее ачылды. Ул Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының беренче катында урнашкан, дип искәртте Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.
"Бу интерактив музей. Анда тарих, традицияләр һәм заманча инновацион технологияләр уңышлы синтезланган. Бүгенге көнгә музейда 5 меңнән артык кеше булды», - диде Мөҗипов.
Ул укучыларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге музейга чакырды.