Татарстанда өч мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзелә

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Татарстанда тагын 1,2 мең урынга исәпләнгән өч мәктәп төзелеше дәвам итә. Алар Минзәлә, Буа һәм Әгерҗе районнарында урнашачак. Моннан тыш, 600 урынлык ике балалар бакчасы төзелә. Бу хакта туры эфир вакытында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Быел федераль бюджеттан 15 млрд сумнан артык акча һәм өстәмә рәвештә мәгариф системасы инфраструктурасын модернизацияләүгә республика бюджетыннан 2,5 млрд сум акча җәлеп ителде. 2,5 мең урынлык ике яңа мәктәп, 1,6 мең урынлы өстәмә өч корпус һәм мең урынлык биш балалар бакчасы төзелде», - диде ул.

Мөҗипов билгеләп үткәнчә, быел 13 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы капиталь ремонтланган. Моннан тыш, 74 азык-төлек блогы, авыл мәктәпләрендә 72 функциональ зона, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 11 уку корпусы һәм 5 тулай торак ремонтланган һәм җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International