Быел «Гәүһәр» проектында 1,2 мең бала катнашты. Программага 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре дә кушылды, алар өчен дүрт ай дәвамында татар телендә төрле юнәлештә дәресләр үткәрелде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Проект кысаларында алар өчен хореография, вокал, сәхнә теле һәм халык музыка коралларында уен буенча дәресләр уздырылган. Балаларны танылган укытучылар, театр һәм филармония артистлары укыткан. Дәресләрнең уникальлеге шунда, аларны тулысынча татар телендә уза.
Проектның төп максаты - татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту һәм үсеп килүче буынны сәнгатькә өйрәтү.