Татарстан Республикасы 2025 ел йомгаклары буенча Россиянең алдынгы 5 төбәге арасына керде

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

23 декабрьдә, төбәкләрнең мәгариф министрларының Бөтенроссия киңәшмәсендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Россиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керүе билгеле булды. Чара 22 - 24 декабрь көннәрендә уза.

Төбәк-лидерлар исемлегенә шулай ук Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Чечен Республикасы кергән.

Киңәшмә кысаларында Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарә башлыгы Сергей Новиков Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенконың рәхмәтен җиткерде. Бүләк балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә ата-аналар инициативаларына актив ярдәм иткән өчен тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International