20-21 декабрь көннәрендә Нурлат районында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2025/2026 еллар сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды.
Уеннар Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясенең «Тулпар» спорт комплексының спорт залларында үткәрелде.
Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев, Бөтенроссия категориясе хөкемдары.
«КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы «Баскетбол - мәктәпкә» бөтенроссия проекты кысаларында уздырыла.
«КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты Президент грантлары фондының иң яхшы социаль проектлары йөзлегенә керә.