Иннополис лицее укучылары робот техникасы буенча "От кода к взлету" бөтенроссия олимпиадасы призерлары булдылар

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Мәскәүдә "Руднево" индустриаль паркында пилотсыз авиация системалары федераль үзәгендә 16-22 декабрьдә робототехника буенча "От кода к взлету" Бөтенроссия технологик олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиада финалында илнең 26 төбәгеннән 400дән артык югары сыйныф укучысы катнашты: Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Новосибирск, Калининград, Самара һәм башка өлкәләрдән.

Татарстан Республикасын «Иннополис лицеен» нан 6 катнашучы тәкъдим итте. Свиридова Софья, Каржавин Егор һәм Логинов Сергей олимпиаданың призерлары булдылар.

Олимпиаданы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, шулай ук Мәскәү шәһәре Мәгариф һәм фән департаменты оештырды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International