Илсур Һадиуллин "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясендә катнаша

2025 елның 27 декабре, шимбә

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, традициягә тугры калып, ел саен үткәрелә торган "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясеннән читтә калмады. Министр хәзер Мәскәүдә төбәк мәгариф министрларының Бөтенроссия киңәшмәсендә булуга карамастан, ул акциядән читтә калмады.

Илсур Һадиуллин кушуы буенча аның беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов ТР Дәүләт Советы бинасын бизәүче чыршыдан ике открытка алды. Аларның берсе Актаныштан 6 яшьлек Мәрьям теләге , кызның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән. Аның хыялы - Алисə колонкасы.

Икенчесе Алексеевск районыннан 14 яшьлек Александр открыткасы, ул җирле футбол командасында уйный һәм бокс белән мавыга. Малай яраткан спорт төре белән шөгыльләнү өчен инвентарь һәм экипировка турында хыяллана.

Бу күңел нечкәрткеч марафонга министрның башка урынбасарлары да кушылды, алар аерым кайгыртуга мохтаҗ балаларга җылылык бүләк итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International