Казанда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

18-19 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2025/2026 еллар сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды.

Уеннар Казан шәһәренең Совет районындагы 184 нче гимназиянең спорт залында үткәрелде.

Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев, Бөтенроссия категориясе хөкемдары.

«КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы «Баскетбол - мәктәпкә» бөтенроссия проекты кысаларында уздырыла.

«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы «Спорт России» илкүләм проекты, «Балалар спорты» федераль проекты максатларына туры килә. Лига гомуми белем бирү оешмаларында баскетболны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Тэги: #кэсбаскет #rtbasket16


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International