Чаллы политехника көллияте Россиядә урта һөнәри бирүче 10 уку йорты арасына керде

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 17 декабрьдә урта һөнәри белем бирү системасының 85 еллыгына нәтиҗә ясадылар һәм урта һөнәри белем бирүне үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт хатлары һәм ведомство бүләкләре тапшырдылар.

Рәхмәт хатына Чаллы политехника көллияте директоры Илдар Мәхмүт улы Ганиев лаек булды. Көллият кайбер күрсәткечләр буенча иң яхшыларның берсе буларак билгеләнгән ТОП-10 уку йортына керде. Шулай ук 2023 елдан көллият "Профессионалитет" федераль проектында катнаша.

Урта һөнәри белем бирү системасын үстерү флагманы - "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектының "Профессионалитеты" проекты ул икътисадның өстенлекле тармакларында белгечләр әзерләү өчен урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен һәм предприятиеләрне берләштерүче кластерлар булдыруга юнәлтелгән.

Хәзерге вакытта илнең 86 төбәгендә икътисадның 24 тармагы буенча 506 "Профессионалитет" кластеры эшли. 2040 елга "Профессионалитет" кластеры бөтен илне колачлар дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International