19 декабрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы яшь галимнәргә ярдәм итү өчен республика фәнни премияләрен бирү конкурсында җиңүчеләрнең исемлеген раслады. Лауреатлар арасында - Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкиле дә бар.
Премияләр Татарстан Республикасында фән һәм инновацияләрне үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Быел юридик фәннәр кандидаты, НГПУ ның тарих һәм укыту методикасы кафедрасы өлкән укытучысы Кирушин Кирилл Радикович “Татарстан Республикасы оешмаларында (учреждениеләрендә) IoT-системалар массакүләм кертү шартларында шәхси мәгълүматларны яклауның юридик механизмнары” дигән темага тикшеренү өчен югары бүләккә лаек булды.