«Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Сенеж» идарә остаханәсендә «Навигаторы Сети: может ли интернет быть безопасным пространством для знаний и развития?» дигән пленар сессия булды. Анда РФ Мәгариф министры урынбасары Ирина Шварцман катнашты. Чара Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма органнары җитәкчеләре белән Бөтенроссия киңәшмәсе кысасында узды.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы урынбасары ведомствоның балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны киберкуркынычсызлык өлкәсендә агарту эше турында сөйләде.
Балалар куркынычсызлыгының тагын бер аспекты - мәктәп челтәр инфраструктурасын саклау. Интернеттан алынган мәгълүматның куркынычсызлыгы максатларында Россия гомуми белем бирү оешмалары мәгълүматны тапшыруның бердәм челтәренә тоташтырылган.