Татарстан экспертлары көллиятләргә гадиләштерелгән керү буенча экспериментны хуплады

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта көллиятләргә гадиләштерелгән керү буенча экспериментны киңәйтүне хуплады: хәзер тугызынчы сыйныф укучыларына бары тик ике имтихан тапшырырга мөмкинлек бирүче аерым тәртип 12 төбәккә таратылачак һәм 2029 елга кадәр гамәлдә булачак. Пилотта яңа катнашучылар арасына Татарстан да керде.

Дәүләт Думасының көндәшлекне яклау комитеты әгъзасы, Гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комиссиясе әгъзасы Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, закон проекты урта һөнәри белем бирү дәрәҗәсен арттырырга тиеш.

Депутат сүзләренә караганда, эксперимент срокларын озайту механизмнарны системалы җайга салуга һәм һөнәри белемнең абруен күтәрүгә вакыт бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International