Лаеш районында МХОда катнашучыларның балалары һәм укучылар өчен Яңа ел чыршысы узды

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Лаеш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм сәләтле балалар өчен ике көнлек Яңа ел чыршысы узды. Бәйрәм чараларында 350 укучы һәм 360 бала катнашты.

Программа ике көн узды: беренче көн 1-6 нчы сыйныф укучыларына, икенче көн 7-11 нче сыйныф укучыларына исәпләнгән иде. Барлык балалар да Район башлыгы Илдус Зариповтан Яңа ел күчтәнәчләре алды, ә Ватанны саклаучылар балаларына - Рөстәм Миңнехановтан махсус бүләкләр тапшырылды.

Рәсми өлештән соң укучылар район артистлары һәм иҗат коллективлары әзерләгән бәйрәм концерты карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International