Татарстан Республикасында «Без срока давности»Халыкара иншалар конкурсы дәвам итә

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2025/2026 уку елында «Без срока давности»Халыкара иншалар конкурсын уздыру турында хәбәр итә.

Конкурс СССРның тыныч халкы фаҗигасе турында тарихи хәтерне саклап калу максатларында уздырыла. Укучыларны үз гаиләсенең, туган ягының һәм илебезнең тарихын өйрәнүгә тарихи хәтер призмасы аша җәлеп итәргә һәм үткәндәге вакыйгаларны фальсификацияләүне булдырмаска чакыра.

Конкурста Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары укучылары өч категория буенча катнаша ала.

Конкурс берничә этапта уза:

- мәктәп этабы: 2026 елның 19 гыйнварына кадәр;

- муниципаль этап: 2026 елның 20 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр;

- төбәк этабы: 2026 елның 6-17 февралендә;

- федераль этап: 2026 елның 18 февраленнән 17 мартына кадәр.

Төбәк этабында җиңүчеләр Татарстан Республикасын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.

Конкурсның төбәк этабын уздыру өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе, гомуми белем бирү бүлеге һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе җаваплы (Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 йорт, 311 каб., телефон: (843) 222-78-64)

Актуаль мәгълүмат һәм конкурс турында нигезләмә конкурс сайтында урнаштырылган: https://ec.memory45.su/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International