Бүген Казанда Халыкара Унискул мәктәбе янында "Галәм" стеласы ачылды. Арт –объектның авторы Казанның танылган скульпторы Гадел Хәлиуллин.
Стеланың диаметры 2.3 квадрат метр һәм биеклеге 3.5 метр, авырлыгы тоннага якын, ул алюминий һәм бронзадан ясалган композициядән гыйбарәт. Нигезендә - укытуның нигезен һәм үсеш баскычларын символлаштыручы китаплар.
Ачылу тантанасында Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Мәгариф комитеты җитәкчесе Ирек Ризванов, Казан шәһәренең Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов һ.б.лар катнашты.
Чара “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.