Сферум укучылардан Яңа ел каникулларындагы планнары турында сорады

2025 елның 26 декабре, җомга

Россия укучылары Яңа ел бәйрәме көннәрендә яхшылап ял итәргә һәм көч җыярга ниятли, Сферум коммуникация сервисы сораштыруын шуны күрсәтте. Балаларның яртысыннан артыгы йокларга һәм кино яки сериаллар карарга планлаштыра (54%), шулай ук дуслар белән саф һавада йөрергә (53%). Каникулларда 43% бала китап укырга һәм рәсем ясарга планлаштыра.

40% укучы каникулларны актив үткәрергә- чаңгыда һәм тимераякта шуарга ниятли, ә 38% үзенең кәефен дуслары белән уртаклашачак – түгәрәкләр төшерергә һәм җибәрергә уйлый. Укучыларның дүрттән бере (24%) сәяхәт итәргә планлаштыра.

Сораштыру шулай ук балаларның вакытны актив һәм онлайн үткәрергә планлаштыруларын күрсәтте. Сораштырылганнарның 45%ы чатларда язышачаклары турында җавап биргән, ә 18%ы интернетта яңа дуслар эзләргә ниятли.

Сораштыру Сферум каналына язылучылар арасында 2025 елның декабрендә үткәрелгән. Анда 1,2 мең респондент-мәктәп укучылары катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International