25 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылган «ЭКОлидер-2025» республика конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасы булды. Конкурс табигатьтән нәтиҗәле файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек мәсьәләләренең нәтиҗәле чишелешләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Конкурста Татарстан Республикасының мәктәпкәчә мәгариф оешмалары коллективлары һәм педагоглары катнашты.
«Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында экологик белем бирү» номинациясендә түбәндәгеләр җиңүче булды:
1 урын - Бөгелмә муниципаль районының «Искорка» балалар бакчасы коллективы, мөдире- Вагенлейтнер Ольга Борисовна;
2 урын - Буа шәһәренең «Светофорик» балалар бакчасы коллективы, мөдире- Рәхмәтуллина Гөлнара Илһам кызы;
3 урын - Биектау муниципаль районының “Ромашка” балалар бакчасы коллективы, Дилмиева Алсу Илдус кызы.
«Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының системалы экологик-агарту эшен яклау» номинациясендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Бөгелмә районының «Искорка» балалар бакчасы тәрбиячесе Бурашникова Виктория Александровна;
3 урын - Чүпрәле районының “Кояшкай” 1 нче номерлы балалар бакчасы коллективы , мөдире- Нуретдинова Елена Александровна;
3 урын - Яшел Үзән районының “Гөлчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячесе Виноградова Ольга Викторовна.