Региональ электрон журналлар белән интеграция: укытучылар цифрлы белем бирү контенты китапханәсен үстерергә тәкъдим итте

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Россиянең барлык сигез федераль округында 4600 укытучы, федераль һәм төбәк ведомстволары вәкилләре, мәктәп директорлары һәм мәгариф контентын эшләүчеләр өчен көндезге һәм онлайн киңәшмәләр узды. Экспертлар "Минем мәктәп" сервисында цифрлы белем бирү контенты китапханәсен үстерү перспективалары, техник мөмкинлекләр, платформаны гамәлгә кертү нәтиҗәләре һәм аның белән эшне яхшырту планнары турында фикер алыштылар. Чараларны оештыручы - Цифрлар мнистрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Иннополис Университеты.

Цифрлы контентның универсаль китапханәсе iSmart, «Физикон», Skysmart, ГлобалЛаб, Учи.ру һәм башка Россиянең әйдәп баручы мәгариф контентыннан 35 мең дәресне берләштерә. Китапханә Россиянең 85 төбәгендә инде тоташтырылган, аны 1,5 миллионнан артык кеше куллана. РФ төбәкләре арасында китапханәдә курсларны карау буенча Мәскәү, Новосибирск өлкәләре һәм Чечен Республикасы лидер булып тора.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород, Краснодар, Минеральные Воды, Новосибирск һәм Владивостоктагы киңәшмәләрдә РФ Мәгариф министрлыгының цифрлы трансформация һәм зур мәгълүматлар департаменты директоры Андрей Горобец, "Минем мәктәп" Дәүләт хезмәтләре проекты җитәкчесе Анастасия Гиль, Түбән Новгород өлкәсенең мәгариф һәм фән министры Михаил Пучков, Приморье крае мәгариф министры урынбасары Анна Меховская, Свердловск өлкәсе мәгариф министры урынбасары Ирина Серкова һәм башкалар спикелар булдылар.

Цифрлы белем бирү контентының универсаль китапханәсе - белем бирү контентын тәэмин итүчеләр тикшергән онлайн-курслар. gosuslugi.ru/landing/edu-content

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International