Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нурлат мәктәп-интернатында бәйрәм чарасы үтте. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова 1-4 сыйныф укучылары өчен оештырылган “Яңа ел әкиятенә тылсымлы сәяхәт” бәйрәмендә булды.
Министр урынбасары тәрбияләнүчеләрне, аларның әти-әниләрен һәм педагогик коллективны якынлашып килүче 2026 ел белән котлады, барысына да сәламәтлек, уңышлар, хыялларының тормышка ашуын теләде.