«Кыңгырау урынына көйләр» бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре игълан ителде

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

«Кыңгырау урынына көйләр» Бөтенроссия инструменталь һәм рәсем иҗаты конкурсының федераль этабына йомгак ясалды. Проект Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырыла, операторы «Прогресс» балаларны һәрьяклап үстерү үзәге. Конкурс барышында мәктәп көйләре һәм афишалары билгеләнде, алар 2026 елның мартында бөтен ил буйлап яңгырый башлаячак.

“Кыңгырау урынына көйләр" конкурсы финалы яшь авторларны 60 тан артык эшен берләштерде һәм ярыш кына түгел, ә чын иҗади лаборатория булды. Сәнгать призмасы, мәдәни нигезләрне өйрәнү аша укучылар иҗади эшчәнлеккә җәлеп ителде, яңа проектларга илһамланды. Аларның эшләре - бөтен ил буенча яшьтәшләре өчен ачык мисал», - дип ассызыклады Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.

2026 елда конкурста җиңгән көйләр Россия мәктәпләрендә гадәти кыңгырауларны алыштырачак, ә иң яхшы афишалар проектның визит карточкасы булачак һәм мәктәптә театр, классик музыка һәм мәдәниятнең тормыштагы роле турында сөйләшүгә өстәмә сәбәп булачак.

Нәтиҗәләр һәм беркетмәләр белән «Прогресс» балаларны һәрьяклап үстерү үзәге сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International