Татарстан БГИны гадиләштерелгән тапшыру буенча сынау төбәкләренең берсе булачак. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган тиешле документ рәсми хокукый актлар порталында бастырылган.
Әлеге эксперимент БДИ үткәрүнең махсус тәртибен билгели. Укучылар элек мәҗбүри булган дүрт имтихан урынына бары тик ике предмет - рус теле һәм математика тапшырачак.
Эксперименталь режим 2029 елга кадәр гамәлдә булачак.