Кадерле дуслар!
Сезне якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән чын күңелемнән котлыйм!
Узып баручы ел мәгариф системасы өчен тирән, эчтәлекле үзгәрешләр һәм казанышлар елы булды. Без бердәм белем бирү киңлеген ныгыттык, матди-техник базаны һәм уку процессының эчтәлеген камилләштердек.
"Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты ярдәмендә инфраструктураны модернизацияләүдә җитди адым ясалды, балаларның үсеше өчен заманча, уңайлы һәм имин мохит тудыруда зур эшләр башкарылды. Ә 1 сентябрьдән мәктәпләрдә укучылар һәм укытучылар турында кайгыртуга юнәлтелгән яңа чаралар кертелде: уку йөкләнеше җайга салынды, контроль эшләр һәм өй эшләре нормалары билгеләнде. Бу белем бирү сыйфатын күтәрүгә һәм укучыларның сәламәтлеген саклауга карата зур адым.
Узып баручы елда күп эшләр эшләнде. «Профессионалитет» федераль проекты киңәя, мәктәп укучылары халыкара олимпиадаларда зур җиңүләргә иреште, бердәм дәреслекләр әзерләү уңышлы дәвам итә. Белем бирүдә үзәк фигура булган укытучыга аерым игътибар бирелә.
Яңа ел сезнең өчен яңа мөмкинлекләр, илһам һәм профессиональ җиңүләр елы булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә җылысы һәм иминлек телим!
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов