МТС һәм «Альпари» фонды Татарстан интернат балаларына цифрлы белем алуда ярдәм итәчәк

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан "Альпари" хәйрия фонды һәм МТС компаниясе  Татарстанның 4 социаль учреждениесенә  сыйныфлар  һәм компьютер кабинетларын җиһазлау өчен цифрлы һәм мультимедиа җиһазларын тапшырдылар.

МТС «Альпари» фондының социаль проектын хуплады һәм республика социаль учреждениеләренә кирәкле җиһазлар сатып алу өчен «Люблю Татарстан» махсус региональ тарифын гамәлгә ашырудан кергән  акчаларның бер өлешен бирде. Проектның максаты -  тәрбияләнүчеләрне  цифрлы белем алу, технологияләр белән эшләү күнекмәләрен үстерү һәм киләчәктә махсус мәктәп балаларының конкуренциягә сәләтлелеген арттыру өчен заманча техник чаралар белән тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International