Сергей Кравцов: «15-19 яшьлекләрнең 75,5%ы көллиятләрдә белем ала»

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан РФ мәгариф министры Сергей Кравцов "Россия 24" телеканалына интервью бирде. Ул мәгариф системасында Балалар ялы елына йомгак ясады, урта һөнәри белем бирү системасын үстерү турында сөйләде һәм 2026 елга планнары белән уртаклашты.

- Сергей Сергеевич, быел  Россия мәктәп укучыларының халыкара олимпиадаларда чыгыш ясавының төп нәтиҗәләре турында сөйләгез әле.

Безнең 115 медаль. Дистәләгән еллар үтүче традицион халыкара олимпиадаларга карасак, анда  44 медаль булган. Биш ел элек  37 иде.

- Мөһим бурыч - урта һөнәри белем бирү системасын үстерү. Сезнең карашыгызча, көллиятләрне һәм техникумнарны икътисадның реаль ихтыяҗларына якынайту өчен соңгы елда нинди иң мөһим адымнар ясалды?

Быел көллияттә кабул итү кампаниясе буенча рекордлы  саннар күзәтелде. Аларда 3,9 млн. студент белем ала. Бу Советлар Союзы чоры белән  тиң. РСФСРда көллиятләрдә 4 млн. бала укыган.

Бүген 15-19 яшьлек укучыларның  75,5%ы көллиятләрдә белем ала. Күптән түгел ВЦИОМ нәтиҗәсе басылып чыкты, аның нигезендә безнең ил халкының 72% ы эшче һөнәрләрен абруйлы дип саный.

Без ел саен апрельдә көллиятләрдә  ачык ишекләр көне уздырабыз.  Белем бирү сыйфатына килгәндә, аеруча  игътибар бирәбез. Бездә бөтенроссия тикшерү эшләре бар, дүртенче сыйныфтан барлык предметлар буенча да йомгаклау контроль эшләре буларак уздырыла, биремнәр федераль дәрәҗәдә эшләнә.

ез белем бирүнең сыйфаты динамикасын күрәбез. Ул, бигрәк тә табигый-фәнни белем буенча, яхшыра. Табигый-фәнни фәннәр буенча БДИның уртача баллы 55 тән 61 баллга кадәр артты . Күбрәк балалар профильле имтиханда математика, физика, химияне  сайлый башладылар - бу да бик мөһим.

Профильле инженер сыйныфлары, табигый-фәнни юнәлештәге сыйныфлар актив үсә. Үсеш - 25%. Бу шулай ук безнең илнең технологик лидерлыгы, булачак инженерларны, галимнәрне әзерләү өчен мөһим  һәм бу тенденция алга таба да сакланыр дип ышанам.

Бердәм федераль программалар расланды, бердәм дәүләт дәреслекләре эшләнә. Тарих буенча дәүләт дәреслекләренең беренче линейкасы инде мәктәпләргә кертелде.

- 2025 елда "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты старт алды. Беренче ел нәтиҗәләре буенча нинди практик нәтиҗәләр күренә ? Инфраструктураны үстерү өлешендә нинди уңышларга ирешелде?

Без 6 меңнән артык мәктәпне ремонтладык. Исегезгә төшерәм, Президент капиталь ремонт процессын тизләтергә кирәк, диде. Бу эшләнде. Шулай ук быелдан Президент балалар бакчаларын, көллиятләрне ремонтлауны да хуплады.

2019 елдан 1 млн урынга 1 700 мәктәп, 1 650 балалар бакчасы төзелде, өченче смена бетерелде, икенче сменада укытуның үсеше  туктатылды. Бу юнәлешләрне гамәлгә ашыру дәвам итәчәк,  бюджетта  моның өчен акчалар да каралган.

- 2026 елга Мәгариф министрлыгы үз алдына нинди төп максатлар куя? Безнең өчен мөһим өстенлек - укытучыга ярдәм итү, ата-аналар белән эшләү. Без укытучыларның хезмәт хакын күтәрү һәм хезмәт шартларын яхшырту өчен барысын да  эшләячәкбез.

Без быел укытучының намусын һәм абруен яклау буенча Совет төзедек. Укытучылар белән даими элемтәдә торырга, мәктәпләргә, көллиятләргә, балалар бакчаларына йөрергә, педагогик белем бирүне үстерергә планлаштырабыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International