Бәйрәм алдыннан Кече Шилнә авылында чын могҗиза булды. 16 ятим бала – яңа төзелгән йорттан фатир алдылар.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина аларга яңа фатир ачкычлары тапшырды. Яңа йортка күчүчеләр өчен район башлыгы микродулкынлы мич бүләк итте.
Чара 2018 елда Россия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча төзелгән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Торак» федераль проектын дәвам итеп гамәлгә ашырыла. Ул аерым категория гражданнарны, шул исәптән ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.