Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Яңа ел белән котлавы

2026 елның 3 гыйнвары, шимбә

Кадерле дуслар, хөрмәтле коллегалар!

Чын күңелдән сезне якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән котлыйм! Без һәр елны түземсезлек белән шушы тылсымлы минутларны көтәбез, башкарган эшләребезгә йомгаклар ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз  һәм иң изге теләкләребезнең тормышка ашуын көтәбез.

Киләсе 2026 ел мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Бу бигрәк тә символик, нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә кеше шәхесенең нигезе салына, аның әйләнә-тирә дөнья турында беренче күзаллаулары формалаша. Безнең тәрбиячеләребез һәм мәктәпкәчә белем бирү укытучылары сабыйларга мәхәббәт һәм иҗат атмосферасы тудыра, анда һәр бала үз талантларын ача ала.

Барлык хезмәттәшләребезгә, укытучыларыбызга   үсеп килүче буынга, игелек һәм кешелеклелек  бүләк иткән намуслы хезмәтегез, җылыгыз өчен  ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

Барлык укучыларга һәм студентларга  уңышлар һәм күңелле яңа ел каникуллары телим.

Киләсе ел барыбызга да яңа һөнәри казанышлар, яхшы вакыйгалар, иминлек һәм  куйган  максатларыбызга ирешү елы булсын.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International