Россия фәнни фонды югары технологияле предприятиеләрдә яшь галимнәр җитәкчелегендә фәнни төркемнәр проектлары конкурсына гаризалар кабул итә

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Конкурста җитәкчеләр сыйфатында квалификацияле заказчы мәйданчыгында проектны гамәлгә ашыру өчен төзелгән фәнни коллективны җитәкләүче  39 яшькә кадәрге тикшеренүчеләр катнаша ала. Квалификацияле заказчылар Россиянең эре сәнәгать предприятиеләре яки икътисадның реаль секторында эшләүче фәнни-җитештерү үзәкләре булырга мөмкин.

 

Квалификацияле заказчылардан технологик тәкъдимнәр 2026 елның 12 февралендә 17:00 (мск) кадәр кабул ителә.

Фәнни коллективлардан гаризалар 2026 елның 13 мартында 17:00 (мск) кадәр кабул ителә.

Конкурс нәтиҗәләре 2026 елның 10 июлендә  ясалачак.

Фондның бер гранты күләме ел саен 5-8 млн сум тәшкил итәчәк.

Конкурс Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International