Россиядә ДЙА(ГИА) тапшырмаучылар өчен бушлай һөнәри белем бирү турындагы закон үз көченә керде

2026 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россиядә дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырмаган 9 нчы сыйныф укучылары төбәк хакимиятләре билгели торган исемлектән эшче һөнәрен бушлай ала алачак дигән закон үз көченә керде.

"Карар кайбер сәбәпләр буенча төп гомуми белем турында аттестат алмаган балаларны укыту процессына җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Алар аттестат алуны көтеп тормыйча, эш белән мәшгуль булачаклар, - дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин. Яңалык төбәкләргә, булган ихтыяҗларын исәпкә алып, эшче кадрлар җитмәүне тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International