ТР да физика һәм сәнгать кабинетларын җиһазландыруга якынча 20 млн сум акча тотылачак

2026 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

“Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының бер өлеше булган “Иң яхшысы балаларга” федераль проект буенча эшне Татарстанда 2026 елда дәвам итәчәкләр. Программаның төп юнәлеше мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту булачак, дип хәбәр итә ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте.

Хакимият өч предмет: физика, музыка һәм рәсем сәнгате буенча профильле кабинетлар өчен заманча укыту һәм тәрбия чараларын сатып алырга планлаштыра.

Моның өчен республиканың берләштерелгән бюджетында 2026 елга 19,7 млн сум акча салынган. Финанслау күбесенчә федераль трансфертлар хисабына башкарылачак: Мәскәүдән бу максатларга 14,4 млн сум акча керәчәк, сумманың калган өлешен төбәк казнасы да өстәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International