Узган 2025 елда Татарстанның төрле районнарында һәм шәһәрләрендә «Ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар дәүләт хисабына 450 бер бүлмәле фатир алды. Ятим балаларга яшәү өчен тулысынча әзер булган торак ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән йортлардан бирелде.
2013 елдан башлап ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды "Ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү" программасын үтәү кысаларында ятимнәргә 5796 фатир тапшырган.