Россиядә өченче ел рәттән «Профессионаллар» чемпионаты һәм Югары технологияләр чемпионаты уздырыла. Ике ярыш та һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты экосистемасына керә. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов 2025 елгы чемпионат циклына йомгак ясадылар.
2025 ел нәтиҗәләре буенча "Профессионаллар" хәрәкәте чараларында 1 миллион 130 меңнән артык кеше катнашкан. “Профессионаллар” чемпионаты һәм Югары технологияләр чемпионаты финалларында барлыгы 54,5 мең кеше катнашкан.
«Профессионаллар» чемпионаты - Россиядә һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярыш. 2025 елда чемпионат исемлегенә 281 компетенция керде. “Профессионаллар” чемпионаты финалистлары 64 компетенциядә ярыштылар. Ярышлар финалы беренче тапкыр өч шәһәрдә узды: Түбән Новгородта - «Креатив индустрия һәм ИТ» блогы компетенцияләре буенча, Калугада - «Сәнәгать» блогы компетенцияләре буенча, Санкт-Петербургта - «Мәгариф», «Сервис», «Җитештерү» һәм «Инженерлык технологияләре» компетенцияләре буенча. Катнашучыларның гомуми саны 39,5 мең кешедән артып китте.
Бөек Новгородта 2025 елның сентябрендә узган Югары технологияләр чемпионаты финалы 15 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Ярыш программасы 15 инновацион компетенция буенча оештырылган иде.
«Профессионаллар» һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә, федераль оператор - Һөнәри белем бирүне үстерү институты.