Медицина оешмалары белән максатчан килешүләр төзегән абитуриентлар, өлгереш дәрәҗәсенә карамастан, медицина көллиятләренә кергәндә өстенлек алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов хәбәр итте.
Норма шәфкать туташлары, медицина фельдшерлары әзерләү программаларына керүчеләргә кагыла. Максатчан шартнамәнең булуы гомуми нигезләрдә керә торган абитуриентлар алдында өстенлек бирә.
Леонов аныклавынча, тиешле нигезләмә максатчан юнәлеш буенча белем алган медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларның мәҗбүри эшләүләре турындагы канунга кертелгән. Инициатива РФ хөкүмәтендә хупланды һәм Дәүләт Думасының 2025 елда көзге сессиясе барышында кабул ителде.