Быел Татарстанда 35 мәктәптә агротехник сыйныфлар ачылачак

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

2025 ел башыннан Татарстан Республикасында «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында биш федераль проект гамәлгә ашырыла.

2025 елда Татарстанда агротехнологик сыйныфлар республиканың 14 районында генетика һәм селекция, нәтиҗәле терлекчелек, заманча биотехнологияләр, кошчылык, агроинженерия һәм чәчәк үстерү юнәлешләре буенча 20 мәктәптә ачылды. Агымдагы елда республиканың 35 мәктәбендә агротехнологик сыйныфлар ачу көтелә.

Агротехнологик сыйныфларда физика, химия, математика һәм биология укытучыларына аена 30 мең сум күләмендә кызыксындыру түләүләре бирелә. Узган ел 80 педагог шундый түләүләр алды, быел 130дан артык укытучыга түләячәкләр, дип көтелә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров сүзләренә караганда, агротехник сыйныфлар булдыру, яшь белгечләргә ярдәм итү һәм кадрларны яңадан әзерләү программасы - бердәм стратегия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International