Татарстанда укытучыларны планшетлар белән тәэмин итүгә өч ел эчендә якынча 560 млн сум акча тотылачак

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Укытучыларны электрон журналлар һәм мәгариф контенты белән эшләү өчен планшетлы компьютерлар белән тәэмин итүгә Татарстанда өч ел эчендә 560 млн сумга якын акча бүлеп бирәчәкләр.

Әйтик, быел федераль һәм республика казнасыннан бу максатларга 80,3 млн сум, 2027 елда - 274,1 млн, 2028 елда - 208,9 млн сум тотылган.

Эш «Социаль өлкә тармакларында цифрлы платформалар» федераль проекты («Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты) кысаларында алып барыла.

2030 елга барлык мәктәпләр һәм көллиятләр IТ-инфраструктура һәм Wi-Fi белән җиһазландырылачак, 634 мең укытучы үзебездә җыелган планшетларны алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International