Казанда СВО сугышчысы хөрмәтенә яңа мурал барлыкка килергә мөмкин

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Парламентарий уку йортына капиталь ремонт сыйфатын бәяләү өчен килгән иде. Сәясәтче билгеләп үткәнчә, 1988 елда төзелгән мәктәп Азино микрорайонында беренчесе булган. Ремонт барышында түбә һәм барлык тәрәзә блоклары тулысынча алыштырылды, холл, спорт залы, биология, химия һәм физика кабинетлары төзекләндерелде. Инженерлык челтәрләрен яңарттылар, эчке эшләр башкардылар, яңа җиһазлар алып килделәр.

Депутат мәктәп территориясенә аерым игътибар итте. Ул зур, каралган, хоккей тартмасы бар, анда дәресләрдән соң, якындагы йортларда яшәүчеләр дә шөгыльләнергә килә ала.

"Мәктәптә хәтер почмагы булдырылган, ә ишегалдына агач утыртылган - аны Михаилның әнисе үз бакчасыннан алып килгән. Мәктәп фасадында Герой хөрмәтенә мурал ясау өчен яхшы урын бар. Бу идея тормышка ашырылсын өчен мин ярдәм итәргә тырышырмын. Михаил Ермолинның батырлыгы - мәктәп, шәһәр һәм ил хәтерендә яшәргә тиеш ", - дип йомгаклады чыгышын Илья Вольфсон.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International