"Касперский лабораториясе" "Саннар дәресендә" укучыларга космоста киберкуркынычсызлык турында сөйләячәк

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Бу уку елында Россия мәктәпләрендәм "Касперский лабораториясе"нең "Саннар дәресе" 2026 елның 19 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр узачак. Анда укучылар элемтә космик системалары ничек эшләгәнен, Җир һәм космик объектлар арасында мәгълүматлар тапшырганда нинди куркыныч хәлләр барлыкка килгәнен һәм бу мәгълүматны яклауны тәэмин итәргә нинди технологияләр ярдәм иткәнен, шифрлау һәм элемтә резерв каналларын куллану ысулларын кулланырга өйрәнәчәкләр. Дәрес интерактив бирем-тренажерлардан тора. Видеолекция, дәрес үткәрү өчен методик материаллар һәм тренажер үзе дурокцифры.рф. сайтында.

"Саннар дәресен"дә мәктәптә укытучы һәм сыйныфташлар белән бергә, шулай ук өйдә мөстәкыйль яки әти-әниләр белән бергә катнашырга мөмкин.

«Космоста кибекуркынычсызлык» темасы буенча методик тәкъдимнәр укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, өстәмә белем бирү педагогларына, мәгариф учреждениеләре администрациясе вәкилләренә, педагогик вузлар һәм көллиятләр студентларына файдалы булачак. Материаллар шулай ук ата-аналарга балаларны киберкуркынычсызлык нигезләре белән таныштырырга һәм бу белемнәрне көндәлек тормышта куллана башларга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International