«Ел остасы» урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этабы башланды. Конкурсны оештыручылар - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф һөнәр берлеге. Федераль оператор - Һөнәри белем бирүне үстерү институты.
Көллият һәм техникум укытучылары үзләренең белем бирү оешмалары яисә мөстәкыйль рәвештә региональ операторга гаризалар бирә ала.
Сайлау этабы 2026 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Финал сынаулары сентябрь ахырында булачак, җиңүченең исеме 2 октябрьдә, урта һөнәри белем көнендә игълан ителәчәк.