Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Татарстанда төрле учреждениеләрдә 8 меңнән артык тематик чара узды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Аерым алганда, “Курше” фестивале кысаларында күп чаралар үткәрелде. Алар Республика чыршысы белән башланып китте, анда балаларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
"Фестиваль дәвам итә. Ул 28 февральдә тәмамланачак. Алда тагын 162 чара каралган. Без мондый тәҗрибәне җәйге чорда да дәвам итәчәкбез дип ышанам», - дип өстәде Фазлыева.