Мастер-класслар һәм шахмат турниры: бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында чаралар сериясе оештырыла

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Бу атнада Казанда яшьләр өчен мастер-класслар сериясе узачак. Шәһәр халкын картоннан самолет модельләрен ясарга, картиналар , панно һәм табигый күннән Яңа ел символлары, открытка һәм алкалар ясарга, шулай ук шахмат турнирында катнашырга чакыралар.

13 гыйнварда, “Зенит” үсмерләр клубында (Карбышев ур., 33) картоннан самолет модельләрен ясау буенча мастер-класс була. Башлана - 18:00 сәгатьтә. Катнашу өчен алдан 7(843)590-05-14 телефоны буенча язылырга кирәк.

Чәршәмбе, 14 гыйнварда, теләге булган һәркем рәсем ясау буенча мастер-класста катнаша алачак. Теләгән һәркемне “Олимп” яшүсмерләр клубында (Чуйков ур., 22) теркәлү узганнан соң көтәчәкләр: 7(927)037-40-57. Башлана - 16: 00 дә.

15 гыйнварда, 11:00 сәгатьтә «Алга» яшүсмерләр клубында (Мәүлетов ур., 21) табигый күннән Яңа ел символын ясау буенча мастер-класс оештыралар. Катнашу өчен алдан 7(843)598-04-76 телефоны буенча язылырга кирәк.

Татар милли бизәкләре белән алкалар ясау буенча мастер-классны "Вертолет" яшьләр үзәгендә (Кече Мәскәү ур., 15) үткәрәчәкләр. Башлана - 18:00 сәгатьтә.

17 гыйнварда, казанлылар растяжка буенча тренировкада катнаша алачак, ул 9:00 сәгатьтә «Кояш Нуры» яшүсмерләр клубында (Зәкиев ур., 25а) узачак. Катнашу өчен 7(919)640-09-94 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Көннең һәм атнаның соңгысы чарасы шахмат турниры булачак. Ул 10:00 сәгатьтә «Крылатый» яшүсмерләр клубында (Побежимов ур., 17) башлана. Турнирга 7(962)558-58-99 телефоны буенча теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International