Актанышта укучылар яралылар өчен мендәрләр тегүдә катнаштылар

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Балалар иҗаты үзәгендә укытучылары Р. Зарипова җитәкчелегендәге дизайн студиясенә йөрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен махсус ортопедик мендәрләр тегәләр.

Мондый мендәрләр булдыру идеясен “Актаныш” волонтерлык хәрәкәте активисты Резедә Храмова башлаган. Яңа ел бәйрәмнәрендә балалар иҗат үзәгендә хатын-кызлар беренче 17 мендәр әзерләгәннәр.

Кышкы каникуллар башлангач, эшкә балалар да кушылган. Якын арада алар тагын 10 мендәр тегәргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International